ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2015 ел
җомга

«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урман мөнәсәбәтләрен көйләүне камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең  аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 29 июнендәге 206-ФЗ номерлы Федераль законның үз көченә  керүенә бәйле рәвештә, 2015 елның 1 октябреннән кайбер административ процедуралар үзгәрәчәк.

Кама кластеры  делегациясе 2015 елның  17 сентябрендә Коллектив файдалану үзәкләренең III Бөтенроссия слетында катнашты. Бу фәнни җиһазлар белән коллектив файдалану үзәкләренең үсеш институтлары һәм дәүләт хакимияте органнары белән төп очрашуы һәм ул Россиядә НИОКР-хезмәт күрсәтүләр тармагы үсеше сорауларына багышлана.

 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) 2015 елның 17 сентябрендә микрозаймнар алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан (алга таба – ТР КУЭС) алынган гаризаларны карау буенча чираттагы утырышын үткәрде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р номерлы  карары белән Россия  Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү  стандартының  яңа редакциясе расланды.


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казанда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм  академиясендә, 2015 елның 17 сентябрендә  Finnopolis 2015 Беренче Казан инновацияле финанс технологияләре форумы ачылды.

Статс-секретарь - РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев «Федераль башкарма хакимият органнары, Россия Банкы һәм финанс базарында катнашучылар арасында үзара электрон хезмәттәшлекне үстерү. Электрон хөкүмәт» «түгәрәк өстәл»ендә катнашты. «Түгәрәк өстәл»  2015 елның 17 сентябрендә INNOPOLIS Беренче Казан инновацияле финанс технологияләре форумы кысаларында уздырылды.

«Кластер сәясәте – милли икътисадның инновацияле үсеше нигезе» IX Самара төбәкара икътисадый форумы 2015 елның 18 сентябрендә  Тольятти шәһәрендә үтә. Форум эшендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе вәкилләре катнашачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәтендә 2015 елның 16 сентябрендә Моношәһәрләрне үстерү фондының Күзәтчелек советы  утырышы узды. Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов рәислегендә үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасыннан ТР икътисад министры Артём Здунов һәм ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

Россиянең яшь эшкуарлары активлыгын арттыру һәм  Россия Федерациясе кече һәм урта инновацияле предприятиеләренә финансларга карамаган ярдәм күрсәтү максатларында,  Тышкы икътисадый банк Россия инноваторларын яшь эшкуарлар арасында иң яхшы инновацияле проект конкурсында катнашырга чакыра.


16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

MSV-2015 күргәзмәсенең икенче көнендә Россия Федерациясе бизнес-көне кысаларында  Татарстан Республикасында Чехия компанияләре өчен экспорт һәм инвестиция мөмкинлекләре тәкъдир ителде. Чарада  ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» ассоциациясе  вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International