Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р номерлы карары белән Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү стандартының яңа редакциясе расланды.
Стандартның яңа редакциясендә көндәшлекле мохитнең торышын һәм аны үстерүне мониторинглауны үткәрүгә, төбәктә көндәшлекне үстерү буенча эшче төркем составына, көндәшлекне үстерү буенча чаралар планын («юл картасы») формалаштыруга карата таләпләр төгәлләштерелде. Моннан тыш, уңай көндәшлекле мохит формалаштыру буенча чаралар үткәрү таләп ителгән социаль әһәмиятле базарлар исемлеге дә киңәйтелде.