Россия Федерациясе Хөкүмәтендә 2015 елның 16 сентябрендә Моношәһәрләрне үстерү фондының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов рәислегендә үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасыннан ТР икътисад министры Артём Здунов һәм ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
Чара барышында Күзәтчелек советы «Яр Чаллы шәһәре сәнәгать зонасында гомумкуллану юл инфраструктурасын төзү» Яр Чаллы моношәһәре инвестицияле проекты буенча Татарстан Республикасы гаризасын карады. Фикер алышулар нәтиҗәсе буенча гариза Күзәтчелек советы әгъзалары тарафыннан хупланды.