MSV-2015 күргәзмәсендә Татарстан Республикасында Чехия компанияләре өчен экспорт һәм инвестиция мөмкинлекләре тәкъдир ителде

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

MSV-2015 күргәзмәсенең икенче көнендә Россия Федерациясе бизнес-көне кысаларында  Татарстан Республикасында Чехия компанияләре өчен экспорт һәм инвестиция мөмкинлекләре тәкъдир ителде. Чарада  ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» ассоциациясе  вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова катнашты. «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» ассоциациясе һәм «Титан үзәне» Махсус икътисадый зонасы» ААҖ арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды, һәм шулай ук Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәге машина төзүчеләре ассоциациясе һәм  Ярославль өлкәсе сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International