«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) 2015 елның 17 сентябрендә микрозаймнар алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан (алга таба – ТР КУЭС) алынган гаризаларны карау буенча чираттагы утырышын үткәрде.
Фонд комиссиясе ТР КУЭСнан алынган 9 250 000 сумлык 10 гаризаны тикшерде. Утырыш йомгаклары буенча, комиссия тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләр бетерелгән очракта, гомуми бәясе 8 850 000 сумлык 9 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.