ТР Икътисад министрлыгы делегациясе «Кластер сәясәте – милли икътисадның инновацияле үсеше нигезе» икътисадый форумында катнаша

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

«Кластер сәясәте – милли икътисадның инновацияле үсеше нигезе» IX Самара төбәкара икътисадый форумы 2015 елның 18 сентябрендә  Тольятти шәһәрендә үтә. Форум эшендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе вәкилләре катнашачак.

Сайланган стратегик өстенлекләргә туры килә торган конкрет инновацион үсеш инструментларын эшләү, дәүләт-шәхси партнерлыгының нәтиҗәле механизмнарын формалаштыру, эре масштаблы инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру, инновацияле төбәкләрнең үзара хезмәттәшлеген үстерү кебек юнәлешләр әлеге форумның максатлары булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International