ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 12 октябреннән 2015 елның 13 июлендәге 259-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә. Аңа ярашлы рәвештә кредит һәм иминият оешмалары һәм нотариуслар күчемсез милеккә хокук һәм аның белән сделкалар бердәм дәүләт реестры (ХБДР) һәм дәүләт милек кадастрында (ДМК) булган мәгълүматны мөстәкыйль соратып алырга тиеш булалар.


22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Әрмәнстан-EXPO 2015 халыкара күргәзмәсенең рәсми ачылышы Ереван шәһәрендә 2015 елның 18 сентябрендә уздырылды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы»  ДУП (алга таба – «ТР  Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән берлектә бер көнлек «Көйләнүле заказчылар ихтыяҗлары өчен продукция китерү үзенчәлекләре» семинар-практикумында  катнашырга чакырабыз.

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды (алга таба – Фонд) даими нигездә биш төп юнәлеш буенча (мәгълүмати технологияләр, медицина, заманча материаллар һәм аларны ясау технологияләре, приборлар һәм аппарат комплекслары, биотехнологияләр)  «Старт» программасын гамәлгә ашыра.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль нигезләре турында» закон проекты эшләнде һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тикшерүгә кертелде.



21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган smb.tattis.ru порталы 2015 елның 20 июленнән эшли башлады, һәм нәкъ ике айдан соң юбилей резидентын теркәде! Яңа портал ачылу нәтиҗәсендә 1000нән артык эшкуар  республика һәм федераль электрон сәүдә мәйданчыкларына бик тиз керә алу мөмкинлегенә иреште.


19
сентябрь, 2015 ел
шимбә
«Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы буйсынуындагы оешма булып тора.  Фонд эшчәнлегенең бер юнәлеше – Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә  юнәлдерелгән займнар бирү.

«Сәламәтлек саклау» BIHE 2015    21нче Азәрбайҗан халыкара күргәзмәсенең рәсми ачылышы 2015 елның 18 сентябрендә Баку шәһәрендә узды.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге республика кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектларына әлеге күргәзмәдә катнашу мөмкинлеге тудырды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларны кече һәм урта эшкуарлык өчен ачылган мәгълүмат порталы - smb.tattis.ru да теркәлергә чакыра.


18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредиты бирү турында карар кабул итү һәм килештерү тәртибен раслау турында»  2013 елның 6 сентябрендәге 642нче карарын гамәлгә ашыру кысаларында, инвестицияле салым кредиты механизмын гамәлгә кертү буенча эш башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International