Яшь эшкуарлар арасында иң яхшы инновацияле проектка конкурс игълан ителде

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Россиянең яшь эшкуарлары активлыгын арттыру һәм  Россия Федерациясе кече һәм урта инновацияле предприятиеләренә финансларга карамаган ярдәм күрсәтү максатларында,  Тышкы икътисадый банк Россия инноваторларын яшь эшкуарлар арасында иң яхшы инновацияле проект конкурсында катнашырга чакыра.

2015 елның 5 октябренә кадәр проект инициаторына түбәндәге электрон адреска гариза документларын юлларга кирәк: konkurs@veb.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Тышкы икътисадый банкның рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://veb.ru/strategy/edu/mp/#comp

Элемтә өчен телефон номеры: +7 (499) 951-52-87.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International