«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урман мөнәсәбәтләрен көйләүне камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 29 июнендәге 206-ФЗ номерлы Федераль законның үз көченә керүенә бәйле рәвештә, 2015 елның 1 октябреннән кайбер административ процедуралар үзгәрәчәк.
Урман мөнәсәбәтләрен көйләү өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүләрнең административ регламентлары белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми порталында танышырга була.