Кама кластеры делегациясе Коллектив файдалану үзәкләренең III Бөтенроссия слетында катнашты

2015 елның 18 сентябре, җомга

Кама кластеры  делегациясе 2015 елның  17 сентябрендә Коллектив файдалану үзәкләренең III Бөтенроссия слетында катнашты. Бу фәнни җиһазлар белән коллектив файдалану үзәкләренең үсеш институтлары һәм дәүләт хакимияте органнары белән төп очрашуы һәм ул Россиядә НИОКР-хезмәт күрсәтүләр тармагы үсеше сорауларына багышлана.

Слет Мәскәү шәһәрендә  «Сколково» Инновацияле үзәгенең «Гиперкуб» мәйданчыгында оештырылды.

Статс-секретарь – Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев үзенең слетта катнашучыларга мөрәҗәгатендә  билгеләп үткәнчә, коллектив файдалану үзәкләре Россиянең инновацияле инфраструктурасы системасында мөһим элемент булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International