КФҮләр пошлина түләү мөмкинлеген тәэмин итү өчен банк түләү агенты статусын алалар

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Статс-секретарь - РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев «Федераль башкарма хакимият органнары, Россия Банкы һәм финанс базарында катнашучылар арасында үзара электрон хезмәттәшлекне үстерү. Электрон хөкүмәт» «түгәрәк өстәл»ендә катнашты. «Түгәрәк өстәл»  2015 елның 17 сентябрендә INNOPOLIS Беренче Казан инновацияле финанс технологияләре форумы кысаларында уздырылды.

Олег Фомичев, дәүләтнең соңгы елларда дәүләт хезмәте күрсәтүләрнең сыйфатын тамырдан күтәрү курсын алуын билгеләп үтте.

Моның ачык мисалы – банк секторы белән хезмәттәшлекне үстерү юнәлеше. Икътисадый үсеш министрлыгы вәкиле шулай ук хәзерге вакытта КФҮләр челтәре - «Минем Документларым» дәүләт хезмәте күрсәтү үзәкләрен төзү кебек амбициоз проектның гамәлгә ашырылуы хакында әйтеп китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International