Казанда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә, 2015 елның 17 сентябрендә Finnopolis 2015 Беренче Казан инновацияле финанс технологияләре форумы ачылды.
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән катнашучыларны Илдар Халиков сәламләде һәм
Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Набиуллинага, чараны үткәрү мәйданы итеп Казанны сайлаганнары өчен, рәхмәтен белдерде, шулай ук форум эшенең уңышлы үтүен теләде.
Finnopolis-2015 финанс базарын дигитальләштерү өлкәсендә елның төп вакыйгасына әверелергә тиеш.
Тулырак мәгълүмат белән Finnopolis-2015 форумы сайтында таныша аласыз.