ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2015 ел
шимбә

«Сәламәтлек саклау» BIHE 2015    21нче Азәрбайҗан халыкара күргәзмәсенең рәсми ачылышы 2015 елның 18 сентябрендә Баку шәһәрендә узды.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге республика кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектларына әлеге күргәзмәдә катнашу мөмкинлеге тудырды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларны кече һәм урта эшкуарлык өчен ачылган мәгълүмат порталы - smb.tattis.ru да теркәлергә чакыра.


18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредиты бирү турында карар кабул итү һәм килештерү тәртибен раслау турында»  2013 елның 6 сентябрендәге 642нче карарын гамәлгә ашыру кысаларында, инвестицияле салым кредиты механизмын гамәлгә кертү буенча эш башланды.

«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урман мөнәсәбәтләрен көйләүне камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең  аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 29 июнендәге 206-ФЗ номерлы Федераль законның үз көченә  керүенә бәйле рәвештә, 2015 елның 1 октябреннән кайбер административ процедуралар үзгәрәчәк.

Кама кластеры  делегациясе 2015 елның  17 сентябрендә Коллектив файдалану үзәкләренең III Бөтенроссия слетында катнашты. Бу фәнни җиһазлар белән коллектив файдалану үзәкләренең үсеш институтлары һәм дәүләт хакимияте органнары белән төп очрашуы һәм ул Россиядә НИОКР-хезмәт күрсәтүләр тармагы үсеше сорауларына багышлана.

 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) 2015 елның 17 сентябрендә микрозаймнар алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан (алга таба – ТР КУЭС) алынган гаризаларны карау буенча чираттагы утырышын үткәрде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р номерлы  карары белән Россия  Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү  стандартының  яңа редакциясе расланды.


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казанда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм  академиясендә, 2015 елның 17 сентябрендә  Finnopolis 2015 Беренче Казан инновацияле финанс технологияләре форумы ачылды.

Статс-секретарь - РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев «Федераль башкарма хакимият органнары, Россия Банкы һәм финанс базарында катнашучылар арасында үзара электрон хезмәттәшлекне үстерү. Электрон хөкүмәт» «түгәрәк өстәл»ендә катнашты. «Түгәрәк өстәл»  2015 елның 17 сентябрендә INNOPOLIS Беренче Казан инновацияле финанс технологияләре форумы кысаларында уздырылды.

«Кластер сәясәте – милли икътисадның инновацияле үсеше нигезе» IX Самара төбәкара икътисадый форумы 2015 елның 18 сентябрендә  Тольятти шәһәрендә үтә. Форум эшендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе вәкилләре катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International