КФҮләрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү тәртибендәге үзгәрешләр турында

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Эшкуарлыкны үстерү турындагы законнарны гамәлгә ашыру максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2015 елның 9 октябрендә  1078нче карары кабул ителде. Имзаланган документ белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге 1376нчы карары  белән расланган  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (алга таба – КФҮ) эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә.

Үзгәрешләр  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә КФҮ тарафыннан гариза бирүчеләрдән документлар һәм гаризалар тутырган өчен өстәмә түләү алу мөмкинлеген юкка чыгаруны күз уңында тота.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International