Эшкуарларны планлы тикшерүләр турында дәүләт органнары тарафыннан мәгълүмат кертелергә тиешле бердәм тикшерүләр реестры Монополиягә каршы федераль хезмәт, Федераль салым хезмәте, Федераль таможня хезмәте оештырган контроль чаралары хисабына шактый киңәйтелергә мөмкин.
Бизнес-миссиянең беренче көнендә делегациянең беренче төркеме Россия Федерациясенең Польшадагы Сәүдә вәкиле белән сөйләшүләр үткәрде. Әлеге очрашу кысаларында Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәге машина төзүчеләре ассоциациясе һәм Польша-Россия сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
2015 елның 23 сентябрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеменең чираттагы утырышы уздырылды.
2015 елның 12 октябреннән 2015 елның 13 июлендәге 259-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә. Аңа ярашлы рәвештә кредит һәм иминият оешмалары һәм нотариуслар күчемсез милеккә хокук һәм аның белән сделкалар бердәм дәүләт реестры (ХБДР) һәм дәүләт милек кадастрында (ДМК) булган мәгълүматны мөстәкыйль соратып алырга тиеш булалар.
Әрмәнстан-EXPO 2015 халыкара күргәзмәсенең рәсми ачылышы Ереван шәһәрендә 2015 елның 18 сентябрендә уздырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба – «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән берлектә бер көнлек «Көйләнүле заказчылар ихтыяҗлары өчен продукция китерү үзенчәлекләре» семинар-практикумында катнашырга чакырабыз.
Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды (алга таба – Фонд) даими нигездә биш төп юнәлеш буенча (мәгълүмати технологияләр, медицина, заманча материаллар һәм аларны ясау технологияләре, приборлар һәм аппарат комплекслары, биотехнологияләр) «Старт» программасын гамәлгә ашыра.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль нигезләре турында» закон проекты эшләнде һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тикшерүгә кертелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган smb.tattis.ru порталы 2015 елның 20 июленнән эшли башлады, һәм нәкъ ике айдан соң юбилей резидентын теркәде! Яңа портал ачылу нәтиҗәсендә 1000нән артык эшкуар республика һәм федераль электрон сәүдә мәйданчыкларына бик тиз керә алу мөмкинлегенә иреште.