Импортны алыштыру программасында катнашучылар өчен «Ачык ишекләр көне»

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Ачык Хөкүмәт тарафыннан, «РОСНАНО» ИК» ҖЧҖ катнашлыгында, импортны алыштыру программасында катнашучылар өчен «Ачык ишекләр көне» уздырыла. Ул 2015 елның 21 октябрендә түбәндәге адрес буенча оештырылачак: Мәскәү ш., Октябрьнең 60 еллыгы пр-ты,10А.

Чараның төп максаты – катнашучыларның киң составына импортны алыштыру өлкәсенә караган проектларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең гамәлдәге һәм эшләнелә торган чаралары турында мәгълүматны җиткерү, импортны алыштыруның тармак планнарын һәм төбәк программаларын тормышка ашыру гамәлиятен тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International