Россия Федерациясе Хөкүмәтендә 2015 елның 16 сентябрендә Моношәһәрләрне үстерү фондының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов рәислегендә үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасыннан ТР икътисад министры Артём Здунов һәм ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
Россиянең яшь эшкуарлары активлыгын арттыру һәм Россия Федерациясе кече һәм урта инновацияле предприятиеләренә финансларга карамаган ярдәм күрсәтү максатларында, Тышкы икътисадый банк Россия инноваторларын яшь эшкуарлар арасында иң яхшы инновацияле проект конкурсында катнашырга чакыра.
MSV-2015 күргәзмәсенең икенче көнендә Россия Федерациясе бизнес-көне кысаларында Татарстан Республикасында Чехия компанияләре өчен экспорт һәм инвестиция мөмкинлекләре тәкъдир ителде. Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» ассоциациясе вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова катнашты.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 2015 елның 15 сентябрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтү сыйфатын мониторинглауның (алга таба – мониторинглау) 2015 елдагы 1 дулкыны нәтиҗәләре буенча видеоконференция режимында Россия төбәкләре белән семинар үткәрде.
Мониторинг үткәргәндә, беренче чираттагы бурыч булып, халыкка электрон хезмәт күрсәтүләрнең ачыклыгын һәм уңайлылыгын тикшерү торды.
Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе таләпләренә ярашлы рәвештә, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентына үзгәрешләр кертелә.
ТР икътисад министры Артём Здунов 2015 елның 15 сентябрендә РФ Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге җитәкчесе киңәшчесе Нурали Резванов белән 2030 елга кадәрге Стратегияне комплекслы тормышка ашыру кысаларында Лаеш муниципаль районы инфраструктурасын үстерү сорауларын тикшерү буенча киңәшмә үткәрде.
Россия Федерацияясе соңгы еллар дәвамында БМОның иң эре тәэминатчылары унлыгына керә.
2015 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектлары өчен узган «Азәрбайҗанга ничек экспортларга» белем бирү семинары Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылды.