«КИТҖК» КБП» Ассоциациясе тарафыннан Yapraksan төрек компаниясе белән эшлекле сөйләшүләр оештырылды

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

«Татнефтехиминвест-холдинг»  ААҖ бинасында 2015 елның 19 октябрендә пластиклар өчен буяу матдәләре һәм өстәмәләр җитештерә торган Yapraksan компаниясе (Төркия) вәкилләре белән эшлекле сөйләшүләр уздырылды. Очрашу «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы»  Ассоциациясенең  Польшага бизнес-миссиясе һәм Татарстан делегациясенең EPLA 2015 күргәзмәсендә катнашуы йомгаклары буенча оештырылды.

Очрашу барышында «КИТҖК» КБП»  Ассоциациясе  вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова Татарстан Республикасының  нефть-газ химиясе комплексы торышы турында сөйләде, һәм шулай ук Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү кысаларында алып барыла торган эшчәнлекне тәкъдир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International