«Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» форумында сәнәгать һәм инновацияләр сәясәтендәге өстенлекләрне гамәлгә ашыру максатында уртак планлаштыру практикасын үстерү тикшерелде

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

«Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» форумы 2015 елның 19 октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә старт алды. Форумның төп темасы – «Сайлау киңлеге һәм киңлек сайлау».

Форумның беренче көнендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин ике «түгәрәк өстәл»дә чыгыш ясады.  «Стратегик планлаштыру һәм өстенлекле сәнәгать проектлары: комплекслы карарлар һәм Россия төбәкләренең махсуслашуы» «түгәрәк өстәле» кысаларында сәнәгать һәм инновацияләр сәясәтендәге өстенлекләрне гамәлгә ашыру максатында уртак планлаштыру практикасын үстерү сораулары тикшерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International