Россия Президентының И(б)ФОнда Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанны Россия субъектларында инвестицияле климатның торышы буенча лидер дип атады

2015 елның 16 октябре, җомга

2015 елның 16 октябрендә  Россия Президентының И(б)ФОнда Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич  Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләренең иң югары вазыйфаи затлары урынбасарлары өчен үткәрелгән белем бирү семинарында чыгыш ясады. «Төбәк үсеше белән идарә итү: икътисадый сәясәт өстенлекләре» темасына багышланган семинар Мәскәүдә,  Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә уздырылды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.

Россия Президентының И(б)ФОнда Вәкаләтле вәкиле халык каршында алынган барлык социаль йөкләмәләрне үтәүнең мәҗбүрилегенә  аеруча басым ясады. Моның өчен төбәкләрнең дәүләт хакимияте органнары үлчәнелгән икътисадый сәясәт алып барырга һәм барлык көчне бюджетның керем өлешен тәэмин итү юнәлешендә куярга  тиеш. Моңа бәйле рәвештә инвестицияле климатны яхшырту буенча алып барылырга тиешле эш аеруча әһәмиятлегә әйләнә. Бу җәһәттән Михаил Бабич Татарстан  Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә башкарыла торган  эшне уңай мисал сыйфатында китерде. Әлеге төбәкләр Россия Федерациясе субъектларында Инвестицияле климат торышының милли рейтингында абсолют лидерлар дип табылды. Рейтинг агымдагы елның июнь аенда Стратегик тикшеренүләр агентлыгы тарафыннан әзерләнгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International