ТР Дәүләт Советы «2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» законны беренче укылышта кабул итте
2015 елның 17 октябре, шимбә
Бүген, 2015 елның 17 октябрендә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 12 нче утырышы үткәрелде. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт вәкилләре һәм чакырылган затлар катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары «2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын тикшерделәр һәм беренче укылышта кабул иттеләр.
2016-2018 елларга республика социаль-икътисадый үсеше фаразлары турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. Ул республика үсеше фаразларының Россия Федерациясе субъектлары өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан рәсми тәкъдим ителгән сценар шартлар нигезендә, билгеләнгән тәртиптә эшләнүенә басым ясады. Фаразларны формалаштырганда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә каралган төп юнәлешләр исәпкә алынды.