ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
«Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ территориясендә 2015 елның  21 октябрендә 3М компаниясе заводын ачу һәм аның нефть-газ тармагы өчен коррозиягә каршы сыекча җитештерү буенча беренче линиясен эшләтеп җибәрү тантанасы уздырылды. 
«Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе, башкарма хакимият органнары белән бергә, һәм шулай ук Россия Федерациясе  Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм  «АБАДА» Фәнни-тикшеренү үзәге ярдәме белән, 2015 елның 22-23 октябре көннәрендә Тукай һәм Зәй муниципаль районнарында  «ИННОКАМ эшчәнлеге кысаларында муниципаль районнарның стратегик урыннары» темасына стратегик сессияләр үткәрүне оештыра.
Яр Чаллы шәһәрендә, КФУның Инжиниринг үзәге бинасында, 2015 елның 21 октябрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры (КИТҖК) кадрлар комитетының  чираттагы утырышы уздырылды.

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Булат Хаҗиәхмәтов  Татарстан Республикасында  «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ һәм  DNAFORM (венчур RIKEN) япон компаниясе белән уртак төзелгән «Медицина фәне үзәге» медицина симуляторлары инжиниринг үзәге эшен яктыртуга тәфсилләбрәк тукталды. 
2015 елның 16 октябрендә Россия Федерациясе  Федераль Җыены Дәүләт Думасы тарафыннан «Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Үзгәрешләр контрактны планлаштыру һәм үтәү стадияләрендә сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы закон нигезләмәләренең заказчы тарафыннан бозылуына юл куймау максатында кертелә.
«Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе  2015 елның 26 октябреннән 2015 елның 16 ноябренә кадәр конкурс сайлап алуында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Гаризалар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45 кә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 125нче кабинет. 
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан  Россия Төзелеш министрлыгының  «Капиталь төзелеш объектының проект документациясен эшләү өчен махсус техник шартларны эшләү һәм килештерү тәртибе турында»гы боерык проектына карата җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
2015 елның 19 октябрендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга (алга таба – СЮ КБО) мөлкәти ярдәм күрсәтү  үзәгендә СЮ КБОларга бушлай нигездә  мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча Республика конкурсы (алга таба – Конкурс)  комиссиясенең чираттагы  утырышы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 февралендәге 99нчы карары нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырыла. 
Татарстан Республикасының социаль-икътисадый  мониторингы комитеты  2015 елның беренче яртыеллыгы өчен кара һәм төсле металл калдыкларының барлыкка килүенә һәм кулланылышына йомгак ясады.
Форумның беренче көнендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин ике «түгәрәк өстәл»дә чыгыш ясады.  «Стратегик планлаштыру һәм өстенлекле сәнәгать проектлары: комплекслы карарлар һәм Россия төбәкләренең махсуслашуы» «түгәрәк өстәле» кысаларында сәнәгать һәм инновацияләр сәясәтендәге өстенлекләрне гамәлгә ашыру максатында уртак планлаштыру практикасын үстерү сораулары тикшерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International