ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 2-5 декабре көннәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр һәм оешмаларның Шанхайга бизнес-миссиясен оештыру планлаштырыла. Әлеге чара кысаларында катнашучылар Automechanika Shanghai 2015 күргәзмәсендә булачаклар.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

«Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча беренче кертемнәрен (авансны)  түләү чыгымнарын субсидияләү»  чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында уздырыла торган конкурсның икенче этабы кысаларындагы конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның  1, 2, 3 һәм 4 декабре көннәрендә түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429нчы кабинет.

Конкурс номинацияләре буенча җиңүчеләрне тикшерү нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды. Республика башлыгы үзенең 2015 елның 24 ноябрендәге 680нче күрсәтмәсе белән  «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» II Республика конкурсында  җиңүчеләр исемлеген раслады.

Татарстан Республикасының һәр эшкуары һәм инвесторы  турыдан-туры республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә ала: Татарстан Республикасының барлык  башкарма хакимияте  органнарының Интернет-сайтларында мөрәҗәгатьләрне кабул итү буенча «Интернет кабул итү» механизмы эшли; республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән элемтәгә керү ысуллары ачык киңлеккә урнаштырылды; теләсә кайсы эшкуар шәхси кабул итү өчен чиратка языла ала.

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне  2015 елның 26 ноябрендә  Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы территориясендә оештырыла торган семинарда катнашырга чакыра. Семинарның темасы – үз-үзеңне оештыру һәм вакыт белән идарә итү буенча экспортерлар өчен тренинг.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өчьяклы комиссиясенең эшче төркеме  утырышы узды.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды»  Коммерциячел булмаган оешмасының Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен 2015 елның 19-20 ноябре көннәрендә Төркия Республикасының Истанбул шәһәренә халыкара бизнес-миссия оештырды һәм үткәрде. 

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашуында катнашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе  Талия Миңнуллина катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  эшкуарларны «Бизнес-десант» дип аталган белем бирү семинарлары сериясенә чакыра. Семинарлар үз эшеңне ачу һәм алып бару сорауларына  багышланган. Проект  республиканың барлык муниципаль  берәмлекләрен колачлый – Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә (шул исәптән Яр Чаллы һәм Казан шәһәр округларын да кертеп) барлыгы  52 чара уздырылачак.


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

2015 елның 1-4 декабре көннәредә  «ТР сатып алуларын үстерү үзәге»  ТР ДУП, Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты ярдәме белән, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы»  темасына җитәкчеләр өчен 40 академик сәгатьтән торган квалификация күтәрү программасы буенча укулар оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International