Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары «2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын тикшерделәр һәм беренче укылышта кабул иттеләр. 2016-2018 елларга республика социаль-икътисадый үсеше фаразлары турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады.