Татарстан Республикасының һәр эшкуары һәм инвесторы турыдан-туры республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә ала:
- Татарстан Республикасының барлык башкарма хакимияте органнарының Интернет-сайтларында мөрәҗәгатьләрне кабул итү буенча «Интернет кабул итү» механизмы эшли;
- республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән элемтәгә керү ысуллары ачык киңлеккә урнаштырылды;
- теләсә кайсы эшкуар шәхси кабул итү өчен чиратка языла ала.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә эшкуарлык эшчәнлеген башлап җибәрү һәм алып бару сорауларына бәйле мәсьәләләрне һәм проблемаларны җыю һәм эшкәртүнең интерактив системасы гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә түбәндәгеләр эшли:
- «Кайнар линия»: (843) 524 90 90;
- «Халык контроле» системасы;
- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сораштырулар.