Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне 2015 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы территориясендә оештырыла торган семинарда катнашырга чакыра. Семинарның темасы – үз-үзеңне оештыру һәм вакыт белән идарә итү буенча экспортерлар өчен тренинг.
Чара түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Бизнес-клубында оештырыла: Казан ш., Пушкин ур., 18. Тренинг 10.00 сәгатьтә башлана. Теркәлү вакыты: 9.30. Уку нәтиҗәләре буенча һәр тыңлаучы катнашучы сертификатына ия булачак.