Икътисад министрлыгының ике вәкиле «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» II Республика конкурсы җиңүчесе булуын бик шатланып хәбәр итәбез. Алар – макроикътисадый фаразлау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Дарья Петракова һәм индикатив идарә бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Альбина Фәйзуллина.
Конкурс номинацияләре буенча җиңүчеләрне тикшерү нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды. Республика башлыгы үзенең 2015 елның 24 ноябрендәге 680нче күрсәтмәсе белән «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» II Республика конкурсында җиңүчеләр исемлеген раслады.
Конкурста җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!