Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр Automechanika Shanghai 2015 күргәзмәсендә катнашачак

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе


2015 елның 2-5 декабре көннәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр һәм оешмаларның Шанхайга бизнес-миссиясен оештыру планлаштырыла. Әлеге чара кысаларында катнашучылар Automechanika Shanghai 2015 күргәзмәсендә булачаклар.

Күргәзмә кысаларында делегация семинарларда  һәм тематик конференцияләрдә катнашачак. Аларда автомобильләр өчен яңа экологик двигательләр эшләү, җитештерү һәм аларга хезмәт күрсәтү, идарәне автоматлаштыру һәм электрон технологияләр, двигательләрнең егәрен арттыру һәм шул ук вакытта энергия кулланышын киметү кебек автомобиль сәнәгатенә караган иң көнүзәк проблемалар буенча фикер алышулар оештырылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International