«ЛИЗИНГ-ГРАНТ 2015» программасы кысаларында субсидияләр алу конкурсында катнашу өчен гаризалар тапшырган эшкуарлар игътибарына

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе


«Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча беренче кертемнәрен (авансны)  түләү чыгымнарын субсидияләү»  чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында уздырыла торган конкурсның икенче этабы кысаларындагы конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның  1, 2, 3 һәм 4 декабре көннәрендә түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429нчы кабинет.

Шунысына игътибарыгызны җәлеп итәбез: эшкуарларның конкурс комиссиясе утырышына килүе  катгый мәҗбүри!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International