2015 елның 15 һәм 17 декабре көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә «Инвестицияле проектларны гамәлгә ашыруга дәүләт финансларын җәлеп итү» темасына һәм «Интеллектуаль милеккә хокуклар белән идарә итү һәм аларны коммерцияләштерү» квалификация күтәрү программасы буенча белем бирү семинарлары оештырылды.
Конференциядә статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев катнашты. Ул заманча җайлауның җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавының төп факторлары һәм сәбәпләре турында сөйләде. Министр урынбасары дәүләт идарәсе реформасының яңа юнәлешен тәкъдим итте.
2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм районнары башкарма комитетлары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасында яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен үстерү сораулары тикшерелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Реальное время» интернет-газетасы Казанда «Татарстанда авыл хуҗалыгы: ничек итеп санкцияләргә каршы торуда эшләп алырга, импортны алыштырырга һәм уңыш өчен көрәштә җиңәргә?» дип аталган түгәрәк өстәл үткәрделәр. Анда ТР Икътисад министрлыгы, иҗтимагый оешмалар, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, һәм шулай ук республикадагы фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
«Татарстанның кече бизнесы: 2015 елда күпме эшләдек һәм күпме югалттык?» темасына «Реальное время» интернет-газетасы оештырган түгәрәк өстәл барышында республиканың эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшкуарлыкка ярдәм итү программаларының активлашуын билгеләп үттеләр.
Узган пәнҗешәмбе көнне ТР Икътисад министрлыгы проекты булган «Бизнес-Десант» Казанга кайтып җитте. Әлеге проект кысаларында Татарстанның 45 районында эшкуарлар өчен бушлай белем бирү семинарлары оештырылды.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кластерлы үсешенең Кама үзәге» АКБОның ИТ-кластерында катнашучы «СПРУТ-Технология» ҖЧҖ роботлар һәм санлы-программалы идарә ителешле станоклар өчен идарә программаларын эшләргә тиешле үзебезнең САМ-система - SprutCAM продуктының яңа версиясен тәкъдим итте.
Журналист эшләре конкурсы эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру, эшкуарның уңай образын тудыру, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсешен яктыртуны көчәйтү максатында үткәрелә. Конкурсны уздыру башлангычы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына карый.
«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыятенә 2015 елның 8 декабрендә «Төньяк-Көнбатыш төбәкара бүлү челтәр компаниясе» гавами акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнгән 2016 ел өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алуның беренче планы проекты кертелде. Аның законнарга туры килүенә бәя бирү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 29 октябрендәге 1169нчы карарында билгеләнгән тәртипкә ярашлы рәвештә үткәрелә.
2016 елның конкурс программасы биш төп юнәлешне тәкъдим итә: биология һәм медицина технологияләре; авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә биотехнологияләр; сәнәгать технологияләре һәм материаллар; энергетика һәм энергия нәтиҗәле технологияләр; мәгълүмати технологияләр. Startup-tour 2016 Иркутск шәһәрендә 2016 елның 1 февралендә ачылачак.