Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кластерлы үсешенең Кама үзәге» АКБОның ИТ-кластерында катнашучы «СПРУТ-Технология» ҖЧҖ роботлар һәм санлы-программалы идарә ителешле станоклар өчен идарә программаларын эшләргә тиешле үзебезнең САМ-система - SprutCAM продуктының яңа версиясен тәкъдим итте.
Шунысын билгеләп китик: «СПРУТ-Технология» Россия компаниясе җитештерүне әзерләүне автоматлаштыру өлкәсендә системалар эшләү һәм гамәлгә кертү белән 1986 елдан бирле шөгыльләнә.
Быел Кама кластерлы үсеш үзәге ярдәме белән «СПРУТ-Технология» ҖЧҖ «SprutCAM» халыкара товар билгесен теркәде, бу аңа бөтен дөнья күләмендә 32 ил базарына чыгу мөмкинлеге тудырды.