Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең 2015 елның 19 октябрендәге АЦ/57532/15 номерлы хатында сатып алулар турындагы документациядә бәя булмаган критерийлар буенча гаризаларны бәяләү процедурасын заказчы тарафыннан билгеләү тәртибе буенча аңлатма бирелгән.
2015 елның 17 декабрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының микрозаймнар алу буенча гаризаларын карауга багышланган чираттагы утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин 2015 елның 16 декабрендә «ТИСБИ» Идарә университетында узган «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтенең максатлары һәм бурычлары» түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
2016 елның 13–15 гыйнвары көннәрендә Мәскәүдә «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» темасына багышланган чираттагы Гайдар форумы уздырылачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законның 14 һәм 15 маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында» (алга таба – закон проекты) 949282-6 номерлы Федераль закон проекты хупланды һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасына тикшерүгә кертелде.
2016–2020 елларга әлеге дәүләт программасын тормышка ашыру өчен 549 000 мең сум акча юнәлдерү планлаштырыла, шуларның 111 000 мең сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан, 438 000 мең сумы – бюджеттан тыш чыганаклардан.
2015 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2015 елның 9 ае өчен җиңел сәнәгать һәм эчемлекләр җитештерү предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең Татарстан Республикасында алкогольле продукция, сыра, тәмәкене законсыз куллануны профилактикалау.
Татарстан Республикасында ел саен Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы үткәрелә. Муниципаль берәмлекләрне, аларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, 11 күрсәткеч һәм критерий буенча бәялиләр.
Яр Чаллы ИТ-паркында Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кластерлы үсешенең Кама үзәге инициативасы белән һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган «Роботлар һәм сәнәгатьне автоматлаштыру. Татарстан 2015» Өченче төбәкара күргәзмә-форум оештырылды.