Startup-tour 2016да катнашу өчен теркәлү башлана

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Startup-tour –  Россия һәм БДБ илләрендә югары технологияләр өлкәсендә эшли торган перспективалы инновацияле стартап-командаларны эзләү буенча гаять киң күләмле проект. 

Исегезгә төшерик, быел март аенда Startup-tourның ИТ-паркта үткәрелгән Казан этабында катнашу өчен  гаризалар рекордлы санда кабул ителгән иде. Тапшырылган 140 проекттан 54 стартапка   көндезге сайлап алуда катнашуга рөхсәт бирелде, шуларның 8е – ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резидентлары һәм аны тәмамлаучылар. Казан этабы нәтиҗәләре буенча Бизнес-инкубаторның 4 резиденты Startup-tour 2015 төбәк этабы финалистлары булдылар.

2016 елның конкурс программасы биш төп юнәлешне тәкъдим итә: биология һәм медицина технологияләре; авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә биотехнологияләр; сәнәгать технологияләре һәм материаллар; энергетика һәм  энергия нәтиҗәле технологияләр; мәгълүмати технологияләр. Startup-tour 2016  Иркутск шәһәрендә 2016 елның 1 февралендә ачылачак. 
 
Теркәлү, турның расписаниесе һәм программасы түбәндәге сайтта www.startup-tour.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International