Узган пәнҗешәмбе көнне ТР Икътисад министрлыгы проекты булган «Бизнес-Десант» Казанга кайтып җитте. Әлеге проект кысаларында Татарстанның 45 районында эшкуарлар өчен бушлай белем бирү семинарлары оештырылды. «Казан Арена» спорт комплексының конференц-залына килгән бизнесменнарга республикада эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы һәм программалары турында сөйләделәр, ялланып эшләүгә караганда үз эшеңне оештыруның өстенлекле якларын аңлаттылар, һәм шулай ук әзер комплектлар тәкъдим иттеләр, алар ярдәмендә табыш китерерлек яңа бизнесны эшләтеп җибәрү артык кыенлык тудырмаячак.
2015 елда беренче тапкыр ТР Икътисад министрлыгы «Бизнес-Десант» дип аталган уникаль проектны эшләтеп җибәрде. Бу - үз эшеңне ачу һәм алып бару сорауларына багышланган бушлай белем бирү семинарлары сериясе. Бүгенге көнгә семинарлар республиканың 45 муниципаль берәмлегендә инде үтте, һәм бу чара 4000нән артык эшкуарны колачлады. Пәнҗешәмбе көнне «десант» Казанга кайтып җитте. Башкаладагы «Казан Арена» спорт комплексының конференц-залында кызыклы бизнес-идеяләр эзләүче эшкуарлар, шулай ук әлегә ялланып эшләүче, әмма инде үз язмышларын эшкуарлык белән бәйләргә карар кылганнар җыелган иде.