Артём Здунов Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә багышланган журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2015 елның 18 декабре, җомга

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы журналист эшләре һәм медиа-проектлары буенча VI Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Бүләкләү тантанасы 2015 елның 17 декабрендә «Корстон» Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында уздырылды. 

Журналист эшләре конкурсы  эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру, эшкуарның уңай образын тудыру, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсешен яктыртуны көчәйтү максатында үткәрелә. Конкурсны уздыру башлангычы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына карый. Конкурс Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә оештырыла.

Артём Здунов, конкурста катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, республика журналистлар бергәлеге эшенә югары бәя бирде. Вакыйгалар агышын һәр яктан объектив яктыртып, журналистлар  катлаулы һәм гадәти булмаган бурычларны хәл итүгә этәргеч бирәләр, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә бәйле мәсьәләләрне дә. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе һәм конкурста жюри рәисе  Римма Ратникова эшләрнең сыйфат дәрәҗәсенең күтәрелүен, журналистларның республикада кече һәм урта эшкуарлыкка күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында хәбәрдарлыгының артуын да билгеләп үтте.

Быел конкурска Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән, республика районнарыннан 60тан артык гариза килгән. Бу - татар һәм рус телләрендә басма, электрон, радио һәм телевизион массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән журналист эшләре һәм медиа-проектлары.

Һәр номинация буенча җиңүчеләргә конкурс лауреатлары дипломнары һәм 20, 30 һәм 40 мең сум күләмендәге акчалата премияләр тапшырылды.

«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында  теле-  яисә радиокомпания эфирындагы материал»
1 урын – Тимур Бикморзин, ТНВ 
2 урын – Телеканал «Эфир-24» 
3 урын – Наилә Гыйбадуллина, «Болгар радиосы» 

«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында  федераль ММЧндагы материал»
1 урын – Елена Никонова, РБК-Татарстан 
2 урын – Александра Дорфман, Аргументы и Факты
3 урын – жюри карары белән бирелмәде

«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык яисә инвестицияле климат үсеше турында  басма ММЧндагы материал»
1 урын –  «Шәһри Казан» газетасы
2 урын – Екатерина Орлова, «Комфортное жилье» журналы
3 урын – Мәдинә Авзалова, «Сөембикә» журналы

«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында  интернет-ММЧндагы яисә мәгълүмат агентлыклары сайтларындагы материал»
1 урын – Сергей Кощеев, «Реальное время»
2 урын – Елена Орешина, KazanFirst та урын алган материаллар өчен
3 урын – Татьяна Колчина, agro2b.ru

«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында  район ММЧндагы материал»
1 урын – Нәсимә Фазлыева, «Маяк» газетасы
2 урын – Әнзимә Габдрәхимова, «Сарман» газетасы
3 урын – Фәнил Мәүлетов, «Саба таңнары» газетасы
3 урын – Фәнил Нигъмәтҗанов, «Теләче» газетасы

Икътисад темасы буенча язучы иң яхшы журналистларны бүләкләү тантанасы «Эшкуарлар призы» дип аталган махсус номинациядә җиңүчегә бүләк тапшыру белән тәмамланды. Ул «Алтын йөзлеккә» кергән эшкуарлар тавыш бирүе нәтиҗәсендә  «БИЗНЕС Online» газетасына тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International