Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең1169нчы карарын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алу планы проектының туры килүенә беренче бәя бирүне үткәрде

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыятенә  2015  елның 8 декабрендә «Төньяк-Көнбатыш төбәкара бүлү челтәр компаниясе» гавами акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнгән 2016 ел өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алуның беренче планы проекты кертелде. Аның законнарга туры килүенә бәя бирү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 29 октябрендәге 1169нчы карарында билгеләнгән тәртипкә ярашлы рәвештә үткәрелә.

Законнарга туры килүгә бәя бирүне үткәрү нәтиҗәләре буенча 2015 елның  9 декабрендә сатып алулар планы проектын тапшырган компания адресына  әлеге проектның кече һәм урта эшкуарлыкның сатып алударда катнашуын күз уңында тоткан Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры килүе турындагы бәяләмә юлланды. 
 
Корпорация туры килү бәясен  үткәрсен өчен, исемлеккә кертелгән иң эре заказчылар 2015 ел ахырына кадәр товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу планы проектларын урнаштырырга тиешләр.
  
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: хәзерге вакытта Татарстан Республикасында шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 29 октябрендәге 119нчы карарына ярашлы рәвештә республика башкарма хакимияте органнары тарафыннан сатып алу планнары проектларына карата шундый ук тикшерү үткәрелергә тиешле заказчылар исемлеге төзелә.

Югарыда аталган чаралар аерым заказчыларның кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алу өлешен арттыруга юнәлдерелгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International