2015 елда Татарстан Республикасының эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлеккә кагылышлы 12 норматив хокукый актына (8 закон проектына һәм ТР МКның 4 карар проектына), һәм шулай ук Россия Федерациясенең 11 норматив хокукый актына карата җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелгән. ҖЙБ үткәрү нәтиҗәсендә алга таба норматив хокукый акт проектларын эшләп бетерү барышында исәпкә алыначак фикер һәм тәкъдимнәр алынган.
Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез: республиканың эре шәһәрләрендәге (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән) кайбер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрендә пенсия күләме турында, шул исәптән кредит (ссуда) алу максатында кредит учреждениеләренә (банкларга) тапшыру өчен белешмәләр бирү буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды хезмәтләре күрсәтелә башлады.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең иң югары башкарма органнары җитәкчеләре) һәм башкарма хакимиятнең федераль органнары җитәкчеләренең эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча эшләгән эшләренең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләренең зурлыгын исәпләүне бәяләү методикасын раслый торган 2014 елның 15 маендагы 266нчы боерыкка өстәмәләр эшләнде.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Россия компаниясе булган «ИРЭ-Полюс» Фәнни-техник берләшмәсенең сүс лазерлары нигезендә заманча лазер технологияләре комплексының сериягә салынган җыю производствосын төзү проектын «Алабуга» МИЗның яңа резиденты сыйфатында раслады.
Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен узган һәм инновацияле продукция җитештерүне ачу яисә киңәйтүне планлаштыручы кече инновацияле предприятиеләргә, бюджеттан тыш чыганаклардан 100% күләмендә уртак фининслау шартларында, 15 млн сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтү.
Тикшерүләрнең җыелма планы дәүләт, төбәк контролен гамәлгә ашыручы барлык республика министрлыклары һәм ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы планнарын үз эченә алган һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы сайтында урнаштырылган.
2015 елның 25 декабрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының микрозаймнар алу буенча гаризаларын карауга багышланган чираттагы утырышын үткәрде.
Утырыш кысаларында 2015 ел өчен Экспертлар советы һәм тулаем Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе эшенә йомгак ясалды һәм SKOLKOVO Trend Award 2015 чарасында катнашу нәтиҗәләре каралды.
Утырышта Казан шәһәре, Биектау һәм Буа муниципаль районнарының бурычлары булган предприятиеләрендә хезмәт хакларын һәм физик затларның кеременә салым түләмнәрен, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләү торышы каралды. Утырышка предприятие җитәкчеләре һәм әлеге муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләре рәисләре дә чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында «Югары социаль нәтиҗәлелеккә ия Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучыларның гаризаларын карау һәм бәяләү буенча эксперт эшче төркеменең йомгаклау утырышы узды.