«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану турында» 2015 елның 29 декабрендәге 407-ФЗ номерлы Федераль закон тарафыннан «Микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары турында» 2010 елның 2 июлендәге 151-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Мәсәлән, 2016 елның 29 мартыннан микрофинанс оешмалаы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга 3 млн сумнан да артык булмаган күләмдә микрозаймнар бирергә хокуклы. Бүгенге көндә әлеге сумма 1 млн сум белән чикләнә.