«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба - Фонд) хәбәр итә: 2015 ел йомгаклары буенча 317 микрозайм бүленгән, бирелгән микрозаймнарның күләме 218,660 млн сумны тәшкил иткән.
Фондның төп бурычы – икътисадның өстенлекле тармакларында (авыл хуҗалыгы, төзелеш, җитештерү һәм эшкәртү, шул исәптән импортны алыштыруны, хезмәтләр күрсәтүне, инновацияләрне тәэмин итү) мәшгуль кече һәм урта эшкуарлык субъектларына займнар бирү.
2016 елның 1 гыйнварына Фондның капитальләшүе 215,682 млн сумны тәшкил итте.
Фонд микрозаймнары кулланылышының төп юнәлешләре түбәндәгечә күренә:
• хезмәт күрсәтүләр – 55,325 млн сум (25,3%)
• җитештерү – 110,295 млн сум (50,44%)
• авыл хуҗалыгы – 45,99 млн сум (21,03%)
• төзелеш – 7,050 млн сум (3,22%)
2016 елда Фондның капитальләшү дәрәҗәсен арттыру планлаштырыла.