Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2016 елның 14 гыйнварында «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» VII Гайдар форумы кысаларында «Стратегик планлаштыру нәтиҗәле дәүләт нигезе буларак» дип аталган эксперт дискуссиясендә чыгыш ясады.
Эксперт дискуссиясендә стратегик планлаштыруның хокукый нигезләрен камилләштерү, стратегик идарә итү һәм бюджет сәясәтен координацияләү, һәм шулай ук «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» Законга үзгәрешләр кертү сораулары тикшерелде.
Дискуссиядә РФ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, инновацияле үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе Анатолий Аксаков, РФ Финанслар министрлыгының Озакка исәпләнгән стратегик планлаштыру департаменты директоры Владимир Колычев, Томск һәм Архангельск өлкәләре губернаторлары урынбасарлары Андрей Антонов һәм Алексей Гришков, институтлар җитәкчеләре, экспертлар катнашты.
Эксперт дискуссиясе модераторы сыйфатында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Стратегик үсеш департаменты директоры Вячеслав Федорищев чыгыш ясады.
Артём Здунов үзенең чыгышында Татарстан Республикасының стратегик планлаштыру системасы, әлеге өлкәдә булдырылган документлар турында сөйләде. Хәзер Татарстан каршында муниципаль берәмлекләрдә стратегик документларны эшләүдә булышлык итү бурычы тора. Әлеге максатларда төбәктә муниципаль дәрәҗәдә стратегик планлаштыруны гамәлгә ашыру буенча методик киңәшләр расланды. Җирле дәрәҗәдә эшләнә торган стратегик документлар муниципальара проектларны гамәлгә ашыру өлешендә бер икътисадый зонага керә торган муниципаль берәмлекләр белән килештереләчәк. Бу стратегик документларның сыйфаты турында заманча карашларга җавап бирә торган документларны бары тик муниципальара хезмәттәшлекне башкарганда гына эшләп булуына бәйле.
Артём Здунов республикада стратегик планлаштыруның нәтиҗәле системасын барлык кызыксынган якларның үзара хезмәттәшлеген көйләүдән башка төзү мөмкин түгел, дип билгеләп үтте. Шундый ук эшне ул федераль дәрәҗәдә башкарырга тәкъдим итте, бу төбәкләрдәге хакимият, бизнес һәм фән вәкилләрен стратегик документларны эшләргә җәлеп итәргә кирәк, дигәнне аңлата. Моннан тыш, РФ субъектларында тиешле документларны эшләү буенча сессияләр үткәрергә тәкъдим ителде, бу төбәк үсешенең төп юнәлешләрен гомуми күзаллауны формалаштырырга да, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә төшкән артык йөкләнешне Россиянең башка төбәкләренә бүлергә дә мөмкинлек бирә.