Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проектлары эшчәнлеге комиссиясе тарафыннан «Акчалата исәп-хисап һәм (яки) түләү карталарын кулланып исәп-хисап эшләрен башкарганда контроль-касса техникасын куллану турында» Федераль законга, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты хупланды.
Закон проектында электрон формада салым органнары адресына исәп-хисап турында мәгълүмат тапшыра торган контроль-касса техникасын куллануга этаплап күчү күздә тотыла.
Якын араларда закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралачак.