Гайдар форумы-2016 кысаларында Татарстанда «ИнноКам» Инновацияле җитештерү үзәген төзү проекты тәкъдир ителде

2016 елның 15 гыйнвары, җомга


Татарстан Республикасы территориясендә «ИнноКам» территориаль-аерымланган инновацияле җитештерү үзәген төзү проекты Гайдар форумы-2016 кысаларында оештырылган панель дискуссияләрнең берсендә тәкъдир ителде. Проектны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Модератор сыйфатында Россия  Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау катнашты. Экспертлар буларак  Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов, Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Санкт-Петербург дәүләт университетының Ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы, Е.Т.Гайдар ис. Икътисадый сәясәт институтының баш фәнни хезмәткәре Алексей Кудрин, Россия Федерациясе  финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, «КУЭ» Корпорациясе» АҖ генераль директоры Александр Браверман һ.б. чакырылган иде.

«ИнноКам» территориаль-аерымланган инновацияле җитештерү үзәген төзү концепциясе проекты, Татарстан Республикасы белән берлектә, РАНХиГС тарафыннан эшләнде.

«ИнноКам» концепциясенең максаты – сәнәгать һәм югары технологияле кластерларны үстерү һәм Кама агломерациясенең тотрыклы, структура барлыкка китерә торган транспорт каркасын формалаштыру, тупланган сәнәгый һәм технологик потенциалны халык тормышының югары сыйфатына трансформацияләү хисабына  Татарстан Республикасы территориясендә илнең әйдәп баручы инновацияле җитештерү үзәген булдыру. «ИнноКам» проектын тормышка ашыру, гамәлдәге инфраструктур чикләүләрне хәл итеп, икътисадны үстерү өчен мәйдан булдыру.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International