Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында 2016 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы каршындагы Ведомствоара эшче төркемнең (алга таба - Ведомствоара эшче төркем) Татарстан Республикасы финанс базарларында намуссыз эшчәнлек алып баручыларны ачыклау, кисәтү һәм чик кую сораулары буенча тәкъдимнәр эшләүгә багышланган утырышы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елда Татарстан Республикасында Cоциаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (СЮ КБО) арасында республика бюджетыннан субсидияләр алу хокукына үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне «2015 елда Татарстан Республикасында СЮ КБО арасында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына үткәрелгән конкурста җиңүчеләрнең арадаш һәм йомгаклау хисабы» темасы буенча белем бирү семинарына чакыра.
ТР Президенты Аппаратында алга таба «2014 -2020 елларга Татарстан Республикасы икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» Дәүләт программасына кертү өчен, 2017-2020 елларга социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга (СЮ КБО) ярдәм итү подпрограммаларын эшләү буенча Ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева 2016 елның 5 февралендә «Әлмәт агломерациясендә кеше капиталы: формалаштыру, саклап калу, үстерү» стратегик сессиясендә катнашты.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) Фондның җаваплылык йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасында катнашу өчен банкларны өстәмә сайлап алу буенча ачык конкурска документлар җыюны дәвам итүен исегезгә төшерә.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тиешле закон проектын эшләде, аңа карата гавами тикшерүләр 2016 елның 25 февралендә тәмамланачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, вәкаләтле банклар белән бергә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә проектлы финанслау нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм итү программасын раслау турында» 2014 елның 11 октябрендәге 1044нче Карары белән расланган Проектлы финанслау программасында катнаштыру өчен инвестицияле проектларны сайлап алу алып барыла.
Карарга ярашлы рәвештә, резидентлар Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзү буенча гаризаларны карау комиссиясе тарафыннан конкурс сайлап алуы юлы белән билгеләнә. Комиссия Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы боерыгы нигезендә төзелә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның гыйнвар – декабрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
Кабул ителгән документ – кече һәм урта предприятиеләрне үстерү чаралары буенча идеяләр һәм тәкъдимнәрне гомумиләштерүнең, эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү һәм җайлау өлкәсендәге үзгәрешләргә эшкуарлык җәмәгатьчелегенең таләбен гамәлгә ашыруның бер төре.