ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүмат (еллык)» 1-СОНКО номерлы федераль статистик күзәтү формасын бирү турында.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры  Денис Мантуров үзенең 130нче һәм 145нче боерыклары белән, сәнәгать кластерларының һәм индустриаль паркларның  Россия Хөкүмәтенең  779нчы һәм 794нче карарлары белән билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслау буенча  министрлык эшен оештыру тәртибен раслады.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары хезмәтләрен күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай кире элемтәне алу максатында  2013 елдан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча булдырылган  «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтү сыйфатына даими мониторинг үткәрелеп барыла.

2016 елның башыннан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ)  Дәүләт бюджет учреждениесенең кайбер филиалларында  Дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге хезмәтләрен күрсәтү оештырыла.

Сертификат алу өчен  вәкаләтле сәүдә-сәнәгать палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны, документларыгызны караганнан соң, өч эш көне эчендә бирәчәкләр. Гомуми кагыйдә буенча, сертификат сатып алулар тәмамлангач гамәлдән чыга.

Төбәкләр балаларга өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмаларга гына түгел, шәхсиләренә дә финанс ярдәме күрсәтә алачаклар. Дәүләт Думасына дәүләт һәм шәхси оешмаларда өстәмә белем бирү механизмын камилләштерүгә юнәлдерелгән  законо проекты кертелде.

Халыкара базарларда илебез товарларын сату мөмкинлекләрен киңәйтү өчен,  Россия Икътисадый үсеш министрлыгында  электрон сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Россия эре шәхси компанияләрен төзүгә ярдәм күрсәтү турындагы сорауны эшләп бетерү буенча Ведомствоара эшче төркем төзелде.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

«Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтү турында федераль статистик күзәтүне оештыру өчен статистика инструментариен раслау хакында» Росстатның 2015 елның 6 маендагы 217нче боерыгына үзгәрешләр кертелде.


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Сораштыру формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Программа Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы»  Ассоциациясе, Россия дәүләт интеллектуаль милек  академиясе һәм Түбән Кама химия-технология институты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International