Татарстан Республикасы Гарантия фонды җаваплылык йөкләмәләре бирү программасында катнашу өчен банкларны өстәмә сайлап алуга гаризалар җыюны дәвам итә

2016 елның 5 феврале, җомга


«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) Фондның җаваплылык йөкләмәләрен (поручительстволарын)  бирү программасында катнашу өчен банкларны өстәмә сайлап алу буенча ачык конкурска  документлар җыюны дәвам итүен исегезгә төшерә. Гаризаларны тапшыру срогы 2016 елның 19 февралендә тәмамлана. Конкурска гаризаларны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарыла: 420111, ТР, Казан ш., Чернышевский ур., 33, 2 кат, 15нче офис, эш көннәрендә 09-00 сәгатьтән 13-00гә кадәр һәм 14-00 сәгатьтән 18-00гә кадәр. 

Ачык конкурста катнашуга тапшырылган гаризалар салынган конвертларны ачу процедурасы 2016 елның 19 февралендә 14 сәгать 00 минутта түбәндәге адрес буенча уздырылачак: 420111, ТР, Казан ш., Чернышевский ур., 33, 2 кат, 15нче офис, конференц-зал. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International