2016 елның 4 февралендә «Татарстан Республикасы моноюнәлешле муниципаль берәмлек (моношәһәр) территориясендә төзелә торган алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзү тәртибен раслау хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 61нче карары расланды.
Карар белән расланган Тәртиптә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алу өчен кирәкле документлар исемлеге (шул исәптән инвестицияле проект паспорты һәм аның төп күрсәткечләре) һәм гаризаның типлаштырылган формасы, шулай ук Татарстан Республикасы моношәһәре территориясендә төзелә торган алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзү механизмы билгеләнә.
Карарга ярашлы рәвештә, резидентлар Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзү буенча гаризаларны карау комиссиясе тарафыннан конкурс сайлап алуы юлы белән билгеләнә. Комиссия Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы боерыгы нигезендә төзелә. Комиссия составына Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, моношәһәр башкарма комитеты, салым органнары вәкилләре, һәм шулай ук башка кызыксынган оешмалар вәкилләре керә.
Конкурста сайлап алганнан соң, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, моношәһәр башкарма комитеты һәм резидент арасында Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү имзалана, ә аннан соң Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Килешү төзелгән юридик затны алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары реестрына кертү өчен, Россия Икътисадый үсеш министрлыгына мәгълүмат юллый.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы реестрында тиешле язма пәйда булган көннән башлап, юридик зат алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булып таныла.