Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның гыйнвар – декабрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
2015 елның гыйнвар – декабрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары әйдәп баручы позицияләрне били.
2015 елның гыйнвар – декабрь айларында рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Әлки (+9 позиция) һәм Мамадыш (+8 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр авыл хуҗалыгы тулаем продукциясенең, төп капиталга инвестицияләр кертүнең һәм торак йортларның гомуми мәйданының үсеш темплары артуы, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе кебек кайбер уңай күрсәткечләргә бәйле
Минзәлә һәм Саба (– 8әр позиция), Мөслим (- 6 позиция) муниципаль районнарының рейтингтагы урыннары начарайды. Әлеге тискәре үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең артуы, торак йортларның гомуми мәйданы һәм төп капиталга инвестицияләр кертүнең үсеш темплары кимүе белән билгеләнә.
Рейтинг белән җентекләбрәк ТР Икътисад министрлыгы сайтындагы «Социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә урнаштырылган.