Татарстан Республикасында 2015 елда республика бюджетыннан субсидия алу хокукына социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар арасында үткән конкурста җиңүчеләр игътибарына

2016 елның 5 феврале, җомга


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елда Татарстан Республикасында Cоциаль юнәлешле  коммерциячел булмаган оешмалар (СЮ КБО) арасында республика бюджетыннан субсидияләр алу хокукына үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне «2015 елда Татарстан Республикасында СЮ КБО арасында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына үткәрелгән конкурста җиңүчеләрнең арадаш һәм йомгаклау хисабы» темасы буенча белем бирү семинарына чакыра.

Семинар 2016 елның 10 февралендә 15.00 сәгатьтә  түбәндәге адрес буенча урнашкан Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган  оешмалар үзәгенең конференц-залында оештырыла: Казан ш., 8 Март ур., 18, 1нче кат.

Семинарда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре 2015 елда  СЮ КБОларга дәүләт ярдәме күрсәтү  максатында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүнең нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә ирешү турындагы хисапларны әзерләү буенча һәм финанс яктан тәэмин ителеш чыганаклары Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән субсидияләр булган чыгымнар турында мәгълүмат белән чыгыш ясаячак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International