Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында 2016 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы каршындагы Ведомствоара эшче төркемнең (алга таба - Ведомствоара эшче төркем) Татарстан Республикасы финанс базарларында намуссыз эшчәнлек алып баручыларны ачыклау, кисәтү һәм чик кую сораулары буенча тәкъдимнәр эшләүгә багышланган утырышы үткәрелде.
Утырышта 2015 ел өчен Татарстан Республикасы финанс базарларында намуссыз эшчәнлекне ачыклау, кисәтү һәм чик кую буенча чаралар планын («юл картасын») гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар каралды.
Ведомствоара эшче төркем утырышы йомгаклары буенча 2016 елга бурычлар һәм чаралар билгеләнде.