Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тиешле закон проектын эшләде, аңа карата гавами тикшерүләр 2016 елның 25 февралендә тәмамланачак.
«Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны сатып алуларны нормага салу турындагы маддә белән тулыландырырга мөмкиннәр. Әлеге маддәдә сатуларны нормага салу төшенчәсе үзе аңлатыла, заказчы тарафыннан сатып алына торган товарларга, эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә таләпләр (әйтик, товарның, эшнең, хезмәт күрсәтүнең чик бәясе), товар күләменә, кулланучылык сыйфатларына (шул исәптән сыйфат характеристикаларына) һәм заказчының ихтыяҗларын канәгатьләндерә, әмма артык кулланучылык сыйфатларына ия яисә Россия Федерациясе законнары буенча байлык предметлары булган товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуга китерми торган башка характеристикаларга карата таләпләр санала.